На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Юл. Романнар, хикәяләр» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Современная проза, Современная зарубежная литература. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Юл. Романнар, хикәяләр

Автор
Дата выхода
05 марта 2022
🔍 Загляните за кулисы "Юл. Романнар, хикәяләр" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Юл. Романнар, хикәяләр" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Ахат Гаффар) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Күренекле прозаик, драматург, публицист Әхәт Гаффарның әлеге китабында атаклы «Әҗәт» хикәясеннән алып заманыбызның хәлиткеч әхлакый һәм социаль мәсьәләләрен үзәккә куеп язылган «Олы юлның тузаны», «Богау» кебек эпик романнары нәшер ителә. Әсәрләрдәге һәр җөмлә, фикер, чагыштыру, һәр табигать күренеше каһарманнарның язмышын, уй-гамәлләрен, тойгы-кичерешләрен югары сәнгатьчә тасвирлауга юнәлтелгән.
📚 Читайте "Юл. Романнар, хикәяләр" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Юл. Романнар, хикәяләр", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Сул як тәртәне күтәреп, аңа камыт бавы эләктерде дә дуганы ат муенына салды; уң якка чыгып, аның очын тагын камыт бавына каптырды; аннары камытның кыскычларын чөелдерек белән тарттырып бәйләгәч, өзәңгене дугадагы боҗра аша үткәрде; шуннан соң аркалыкны күтәрде; иң ахырдан дилбегә ыргакларын авызлык боҗраларына каптырды.
Кадрәк өйдән кара май сеңдерелгән сүс бау төргәге алып чыкты. Арба артын алар икәү күтәреп аердылар.
– Карале, Тимер балыкны сөйрәп чыгара алырдыр ич? – диде Чаныш. – Ләмнән майда шуган шикелле булыр.
Кадрәк ризалашып баш какты.
– Тимернең аңа гына көче җитәрлек әле, – диде ул. – Тартмый ни!
Кадрәк арканны балыкның койрык астыннан үткәрде. Чаныш аны, тарттырганда, балыкның тәнен кысмаслык һәм тиресен зарарламаслык итеп бәйләде. Ул рус-япон сугышында чакта бәйләргә өйрәнгән диңгез төеннәрен онытмаган.
Алар балыкны арканлаган арада, ат, чит-ят җан иясен тоеп, колакларын шәңкәйтте, балыкка, койрыгының кыймылдавына, аның һәр сулаганы саен күтәрелеп-төшеп торган суга кырын-кырын карап алды.
Чаныш аркан очын арба кендеге тишегеннән үткәреп бәйләде дә, дилбегәне кулына алгач, иренен бөрештереп, атка сак кына чөңгерде:
– Пчо, Тимер! Пчо, әйдә!
Ат киң итеп алга атлады. Тоягы астында ләм чапылдады.










