На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Дәверләр аһәңе» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Дәверләр аһәңе

Автор
Дата выхода
11 марта 2022
🔍 Загляните за кулисы "Дәверләр аһәңе" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Дәверләр аһәңе" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Фоат Садриев) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Бу китапка Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ф. Садриевның төрле елларда иҗат ителгән иң яхшы повестьлары, хикәяләре туплап бирелде. Әдипнең күпчелек әсәрләрендә бүгенге авыл тормышы, аның җиргә тугры кешеләре дулкынландыргыч вакыйгаларда сурәтләнә.
📚 Читайте "Дәверләр аһәңе" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Дәверләр аһәңе", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Бу кайнарлык аны ялкынга чорнап әллә кая атты… Газизҗан аның тәүге мәртәбә ир кеше белән булуын аңлады… Фирдәүсә гомере буе җаны-тәне белән теләгән нәрсәнең ни икәнен татыды, күпме генә тырышса да, кичерешләрен тыя алмыйча ыңгырашты, ләкин бу – авыртудан гына ыңгырашу түгел иде; ул елады, әмма бу – кайнар ләззәт дулкыныннан бәреп чыккан күз яшьләре иде… Ул хатын-кыз үз гомерендә бер генә мәртәбә тәвәккәлли ала торган коточкыч җаваплы адымга тәвәккәлләде, бу адым аның өчен тормышка якынаюга таба ясалган тантаналы гамәл иде…
Алар төне буе йокламадылар.
Фирдәүсәнең иртән бөтен тәненә күрелмәгән көч-куәт иңеп торды, ә күңеле шатлыктан каядыр талпына, очына иде, аның беркайчан да мондый илаһи халәт кичергәне юк иде. Юынып, киенеп алгач ашарга утырдылар, әмма яңа танышкан кыз белән егет кебек, бер-берсенә карарга кыймадылар.
– Син миңа ачуланмыйсыңмы? – диде Газизҗан.
– Мин сиңа рәхмәт кенә укыйм, – диде Фирдәүсә.
– Син нигә кияүгә чыкмадың?
– Белмим… бәлкем, мин үземне син күргән газаплардан йолып калганмындыр…
– Без нигә элегрәк очрашмадык икән?
– Язмыш шулай кушкандыр…
– Ничек кинәт кенә синең кадерле кешеңә әверелдем икән соң мин?
– Үзем дә белмим… Син тормышыңны сөйләгәч, миңа әллә ни булды…
– Миңа да…
– Димәк, язмыш безне юкка гына очраштырмаган, – дип нәтиҗә ясады Фирдәүсә.





