На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Cтихи, поэзия, Стихи и поэзия. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад

Автор
Дата выхода
14 марта 2023
🔍 Загляните за кулисы "Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Галия Гайнутдинова) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Әлеге җыентыкка Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты Галия Гайнетдинованың күңел чишмәсеннән ургылып чыккан тойгы-кичерешләре, бәхет, яшәү мәгънәсе турындагы фәлсә-фи
уйланулары чагылган шигырьләре тупланды.
Аның иҗат дөньясында кешелек асылы, моны билгеләүче күңел сыйфатлары, хатын-кызга хас мәхәббәт, тугрылык, горурлык төшенчәләре төр-ле төсләргә манып бирелә. Шигъри ямьне күрер өчен, шигъри тәмне тояр өчен, авторның сөекле Ватанына, туган җиренә, халкына, якыннарына эчкерсез сөю хисләре белән сугарылган шигырьләрен укып карагыз.
📚 Читайте "Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Күңел – бакча / Моя душа – цветущий сад", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Тамашалар залы кирәк түгел,
Кирәк түгел бәя бирүче.
Сабантуйлар гөрли, җәйләр җитсә,
Кичке уенлыкны тутырып.
Бөтен халык бәйрәм иткән чакта
Буламы соң өйдә утырып?
Авыл халкы бәйрәм итә белә,
Кемдә – гармун, кемдә кубыз бар.
Талантларны читтән эзлисе юк,
Үзебездә үсә йолдызлар.
Җырлап-биеп авыл кичләрендә,
Остаралар егет һәм кызлар.
Дөнья сәхнәсенә күтәрелә
Авылларда үскән йолдызлар.
РЎР?РќР”У? БАРДА РњРђРўРЈР
Асфальт юллар мине алып кайта
Тәтешлегә – туган ягыма.
«Каршы ал син, газиз җирем!» диеп
Кайтып киләм балачагыма.
Р? Тәтешлем, СЃРёРЅРґУ™ бар РґР° матур,
Сызылып ата синдә ал таңнар.
Гөрләп үтә җәен Сабантуйлар,
Җанга якын синдә көй, моңнар.
Шагыйрьләрең сиңа ода яза,
Тарихыңны терки әдипләр.
Р?гелекле хезмәтләре белән
Саулык саклый оста табиблар.
Җырчыларың – сәхнә йолдызлары,
Талант ияләре – яшьләрең.
Кара алтын таба нефтьчеләр,
Гөрләп бара матур эшләре.
Төзелешләр гөрли синдә, әнә
Биек йортлар калка һәрьяктан.
Яңа мәчетеңнән моңлы азан
Р?шетелеп тора ерактан.
Куе камышларга сыенып ага
Бәрмеш елгасының сулары.
Р?Р» туйдыра иген басулары,
Җир астында нефть юллары.
Җанга сихәт бирә табигатең,
Чишмәләрең, болын, кырларың.
Тургайларың моңлы җырын суза,
Тибрәндереп күңел кылларын.
Язмышыма рәхмәт, сагынганда,
Сиңа алып кайта юлларым.





