На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Батырша» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Батырша

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
🔍 Загляните за кулисы "Батырша" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Батырша" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Замит Рахимов) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.
📚 Читайте "Батырша" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Батырша", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Тик аның белүенчә, Мәләкәстә иләү агасы, ягъни волость старшинасы яшәми бугай ла. Нигә дип баралар, ни дип тупланалар? Җиһандагы һәр хәл-әхвәл белән кызыксынучан мулланың чуар йөрәгенә җитә калды: ул тынычлыгын югалтты, сөаленә җавап табасы килүдән йөрәге лепелдәде, шадра белән тигезләнү ниятеннән, күн итеге үкчәсе белән атын кымтырык- лады.
– Нәстә бар соң, ау-яу юктыр бит?
– Бәй, белмәйсеңмени? Яңа Указ чыккан бит. Шуны Мәләкәстә кычкырып укыйсылар икән.
– Белмәдеңме, хәбәр хәерледәнме, хәерсездәнме?
– Хәерлегә булмас.
Сөйләшә-сөйләшә, ябай гына бер авылга барып керделәр. Монда инде халык өйләр саныннан бик күпкә артып киткән, урамнар кысрыкланып калган. Җәяүлесе-җайдагы кайнап тора, барысы да бер якка – каравыл өенә таба тартыла.
Абдулла якындагы тыкрыктан ындыр артына чыкты. Яхъяны култыгына кыстырган хәлдә атыннан төште, малайны былтырдан калган салам күбәсенә утыртты да атын киртәгә бәйләде, аннан кабат малайга борылды:
– Син шунда тын тартмый ултыр, олан.
Сүзен әйтеп бетермәде, авыл уртасындагы каравыл өенә таба китте.





