На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Батырша» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Батырша

Автор
Дата выхода
15 сентября 2021
🔍 Загляните за кулисы "Батырша" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Батырша" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Замит Рахимов) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Язучы Җәмит Рәхимовның (1935–1996) бу романында XVIII гасыр урталарында татар һәм башкорт халкын колонизаторларга каршы көрәшкә күтәргән каһарман Батырша образы мәшһүр шәһес булып күз алдына килеп баса.
Әсәр фактик материалга бай булуы белән әһәмиятле.
📚 Читайте "Батырша" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Батырша", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Ул шулай шик-шөбһәгә батып торган арада, шыгырдап кече капка ачылды, ишегалдына салмак адымнар белән әзмәвер гәүдәле, хатын-кызларныкыдай озын җитен чәчле гаскәри килеп керде. Бер генә дә безнең халыкка охшамаган. Өстендәге затлы япанчасына караганда гади солдат та түгел, генерал-мазар булмагае.
– У?ссәламегаләйкем, ахун!
Бу шулкадәр көтелмәгән булды ки, Габделсәлам тәмам каушап калды, кулындагы комганы төшеп китә язды.
– Вәгаләйкем… – дип мыгырданды ул, шыпыртлап диярлек. Мәгәр үзен кулга алды, комганын чирәм өстенә куйды.
Чакырылмаган кунак янына ук килеп җитте, каршысына басып, шешенкеләнеп торган тыңлаусыз күзләрен хуҗага төбәде. Тик аның йөгерек көрән күзләре барыбер икесе ике якка карый иде.
– Шикләнмә, ахун! Кара ният белән йөрүчеләрдән түгелмен. Котлымөхәммәт морза диләр мине. Шаять, ишеткәнең бардыр.
– Шөкер, куркыр-өркер хәлләребез юк, тәкъсир, – диде Габделсәлам, үзенең төп асылына кайтып. – Тыңлыйм сезне…
– Кунакны шәп каршыламыйсың, ахун, – диде әзмәвер, яргаланып торган иреннәренә елмаю галәмәте чыгарып.
Хуҗа кыенсынып куйды, ашыкмый гына аягы астындагы комганын кулына алды һәм ачык ишеккә ымлады:
– Рәхим итәсез, Тәфтиләү хәзрәтләре.





