На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Классическая литература, Советская литература. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)

Автор
Дата выхода
20 сентября 2021
🔍 Загляните за кулисы "Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Ахмет Файзи) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Бу китапта Әхмәт Фәйзинең өч өлештән торган (I – «Яңа бистә», II – «Кырлай», III – «Җаек») «Тукай» романының кыскартылган варианты һәм «Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте» урын алды.
PDF А4 форматында китапның нәшрият макеты сакланган. (В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.)
📚 Читайте "Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке)", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Авылның яшь-җилкенчәге, авылдан ярмадыр, тоздыр җыеп, инеш өстенә «яңгыр боткасы» пешерергә чыктылар, яңгыр теләге теләделәр:
Яңгыр, яу, яу, яу,
Кара сарык суярмын,
Ботын сиңа куярмын,
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык базарда,
Майлы ботка казанда…
Аннан соң боткадан бушаган чиләк һәм савытлар белән, инештән су чумырып, бер-берсе өстенә сибештеләр…
Габдулла өчен бу былтыргыча җиргә ятып аунаудан да кызыграк булды.
Ләкин олы кешеләрнең чырае сүрелгәннән-сүрелә барды. Аларның куллары эшкә бармады.
Габдулла кинәт авырый башлады.
«Менә үлә, менә үлә», – дип көттеләр тирә-ягындагылар. Бабасы Зиннәтулла һәм аның ундүрт яшьлек кызы Саҗидә аны бер дә генә үтерәселәре килмәсә дә, үги әбисе: «Үлсә, урыны оҗмахта булыр, өйдә бер кашык кимер», – генә диде.
– Үлмәдеме әле?
Кызуы басылып, аңына кайткан чакларда, Габдулла бу сүзләрне ишетеп, сискәнеп китә һәм, авыруы никадәр көчле, авыр булса да, үзенең әле тере икәнлегенә кинәнеп куя иде.
Бервакыт аның авыруы үзенең иң авыр ноктасына җитте: «Үлә», – дип, төнлә ут алдылар. Бабасы, баш очына утырып, ясин чыга башлады. Баланың сулышы ешайганнан-ешая барды.





