На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар

Автор
Дата выхода
31 августа 2018
🔍 Загляните за кулисы "Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Зариф Башири) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Язучы Зариф Бәширинең замандашлары турындагы истәлекләре, «Чуаш кызы Әнисә» бәяны һәм публицистик язмалары укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.
📚 Читайте "Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Сайланма әсәрләр. Истәлекләр, бәян, публицистик язмалар", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Сүземне әйтеп бетерә алмадым, ул нәрсә әйтеремне бердән аңлап алды булса кирәк, бүлдерде:
– Алай ярамый ул! Язучы, шагыйрьнең тормышы тәэмин ителми икән, аның иҗаты да тәэмин ителми!
Аның бу сүзләре белән кайсы гына язучы килешми икән?! Мин дә, билгеле, нәширне хуплап башны селеккәләдем.
– Мин сезнең «Шура» журналында басылган нәрсәләрегезне укып барам, – диде ул. – Сез шагыйранә шактый гына үсеп киләсез. Кайбер әсәрләрегездә минем мәктәпкә иярү дә сизелә.
Мондый иярүне ул хуплыймы, әллә ризасызлык белдерәме, мин төшенә алмадым.
Аның сүзләреннән мине беркадәр аптырауда калдырганы: «Шура» журналында басылган шигырьләреңне укып барам» дигәне булды. Чөнки мин ул чыгара торган журналда эшләгәч һәм шулай ук үзе шагыйрь дә булгач, анда басыла торган шигырьләрне ул үзе карап, үз күзеннән үткәреп бастыра торгандыр дип уйлый идем.
– Соң, Закир абзый, сез аларны журналга кермәс борын укымыйсызмыни?
Ул миңа болай дип җавап бирде:
– Журналның җаваплы кешесе бар бит аның! Аңа мин нишләп кысылыйм! Мин дә шулай, башкалар шикелле, аны басылып чыккач кына укыйм…
Ул «Шура» журналының редакцион эшләренә һичбер тыгылмау гына түгел, хәтта үз нәрсәләрен дә Риза Казыйга: «Ярарлык итеп тапсагыз, журналга кертерсез», – дип кенә бирә икән.





