На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Классическая литература, Литература 20 века. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры

Автор
Дата выхода
24 августа 2018
🔍 Загляните за кулисы "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Махмут Галяу) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Мәхмүт Галәүнең дүрт китап итеп уйланылган, ләкин, кызганычка каршы, тәмамланмыйча калган «Канлы тамгалар» дигән тарихи эпопеясының беренче ике кисәге – «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары – аеруча кыйммәткә ия. Иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык елы вакыйгалары («Болганчык еллар»), 1897 елгы халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар крестьяннарының, бәхет эзләп, Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы кызганыч язмышлары («Мөһаҗирләр») – болар һәммәсе дә романнарда гаять җанлы итеп һәм зур осталык белән сурәтләнә.
📚 Читайте "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр (җыентык) / Муть. Мухаджиры", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Берничә кыз, ишегалдына чыгып, тәрәзәгә сыланган карны чистарттылар. Өй эченә тонык кына көн яктысы саркып керде. Чыра утын сүндереп, мичне томаладылар. Кизү кыз, көянтә асып, суга китте. Калганнары өй эчен җыештырып, иртәгәсе көнгә чыра телеп куйдылар, сыерга азык салып, тавыкларны ашаттылар, самавыр куеп җибәрделәр.
Көтмәгәндә ишек ачылып, бүлмәгә елтырап торган кара күзле, озын буйлы бер ир кеше килеп керде. Өстенә лопырдап торган озын чикмән кигән, изүе ачылып, аннан киң йонлач күкрәге күренеп тора иде.
Кызлар:
– Газиз агай! Газиз агай килгән! – дип, сөенешеп шаулаша башладылар.
Бөтен тирә-якка билгеле бер дивана иде бу. Үзе юаш, беркатлы, башкаларга да усаллык кылмый, үзен мыскыллаганны, рәнҗеткәнне дә күтәрми. Җәен-кышын бер үк кием киеп, авылдан авылга йөри, теләсә кайсы йортка барып керә, биргәнне ала, бирмәгәнне сорамый иде.
Бигрәк тә аны бала-чага һәм хатын-кыз ярата иде. Туры килгәндә, алар, аны туктатып, аның белән шаярталар, аның мәгънәсез сүзләреннән һәм кыланышларыннан рәхәтләнеп көләләр иде.
Менә бүген дә балалар аңа ябырылдылар:
– Газиз агай, сиңа ничә яшь?
– У?? Тугыз РёРєРµ тулды.
– Газиз агай, акчаң бармы?
– Бар, бик күп… Хи-хи!..
– Акчаң кайда соң?
– Чүлмәктә.
– Чүлмәк кайда?
– Саескан койрыгы астында… Хи-хи!..
Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр.





