На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Современная проза, Современная русская литература. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами

Автор
Дата выхода
25 апреля 2019
🔍 Загляните за кулисы "Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Махмут Хасанов) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу китабына «Көзге йолдызлар астында» һәм «Урман шаулый» исемле повестьлары тупланды. Алар укучыларга әдәби мирас буларак тәкъдим ителә.
📚 Читайте "Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Көзге йолдызлар астында / Под осенними звездами", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Хәтта сәхнәгә чыкканда гына кия торган ак челтәр якалы ефәк күлмәк итәкләренең, атлаган саен җилфердәп, тезләренә сарылуы да, яңа туфлиенең җиңелчә генә кысуы да аны бары рәхәтләндерә, күңелен генә күтәрә иде. Көлемсәр үзе дә сизмәстән, очып китәргә җыенгандай кулларын селтәп, нәни балалар кебек сикеренә-сикеренә йөгерә башлады.
Кибет алдына җитәрәк ул йөгерүеннән кисәк туктады да: «Минем бу юләрлегемне кеше-фәлән күрмәдеме икән?» дигәндәй, як-ягына каранып алды һәм, күңеленең ни өчен шулай очынуына сәерсенеп: «Тукта, нәрсә булды соң әле миңа?» – дип тә уйланып куйды.
Көлемсәрнең күзләре стенага ябыштырылган афишага төште. Бүген кич леспромхоз клубында үзешчән сәнгать түгәрәгенең концерты булачак иде. Афишада эре-эре хәрефләр белән Көлемсәрнең дә исем-фамилиясе язылган иде.
Көлемсәр тукталып тормады, хәтта афишага күз төшерүен дә сиздермәскә тырышып, кызу-кызу атлап китеп барды…
* * *
Соңгы көннәрдә Зарифка пристаньда аеруча еш булырга туры килә иде. Ник дисәң, леспромхоз яңа көзге-кышкы сезон алдында тора, ә пристань янындагы Түбәнге склад сал агызуга бәйләнгән производствоның төп участогы булып санала.
Зариф куе нарат урманы белән капланган текә яр кырыена баскан да баеп килүче кояш нурларын үзендә чагылдырып тыныч кына агып яткан Камага карап тора.








