На нашем ресурсе вы можете полностью погрузиться в мир книги «Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3» — читайте её онлайн бесплатно в полной, несокращённой версии. Если предпочитаете слушать — воспользуйтесь аудиоформатом; хотите сохранить — скачайте через торрент в fb2. Жанр произведения — Серьезное чтение, Современная проза, Историческая литература. Также на странице доступно подробное описание, авторская аннотация, краткое содержание и живые отзывы читателей. Мы постоянно пополняем библиотеку и улучшаем сервис, чтобы создавать лучшее пространство для всех ценителей качественной литературы.
Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3

Автор
Дата выхода
04 октября 2022
🔍 Загляните за кулисы "Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3" — аннотация, авторский взгляд и ключевые моменты
Перед погружением в полный текст предлагаем познакомиться с произведением поближе. Здесь собраны авторские заметки, аннотация и краткое содержание "Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3" — всё, что поможет понять глубину замысла и подготовиться к чтению. Материалы представлены в оригинальной авторской редакции (Мусагит Хабибуллин) и сохраняют аутентичность произведения. Если чего-то не хватает — сообщите нам в комментариях, и мы дополним описание. Читайте мнения других участников сообщества: их отзывы часто раскрывают скрытые смыслы и добавляют новые грани понимания. А после прочтения обязательно вернитесь сюда — ваш отзыв станет ценным вкладом в общее обсуждение книги.
Описание книги
Татарстан Республикасыныңхалык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренеңбу томына «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр» романнары кертелде.
«Шайтан каласы» романындагы вакыйгалар укучыны Идел буе болгарлары тормыш-көнкүреше белән таныштыра.
«Хан оныгы Хансөяр» романында исәборынгы кыпчак-болгар бабаларыбызныңмангулларга каршы батырларча көрәше сурәтләнә Әсәрдәсөйгән ярлар белән аерылышу, илаһи-романтик мәхәббәт белән үрелеп килгән фаҗигале язмышлар да тасвирлана.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр».
События романа «Город Дьявола» знакомит читателя с жизнью и бытом волжских булгар.
В романе «Внук хана Хансияра» рассказывается о древних кыпчакско-булгарских предках, описывается их героическая борьба с мангулами. В произведении описываются трагические судьбы, связанные с расставанием с возлюбленными, с божественно-романтической любовью.
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
📚 Читайте "Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3" онлайн — полный текст книги доступен бесплатно
Перед вами — полная электронная версия книги "Сайланма әсәрләр. Том 3. Шайтан каласы. Хан оныгы Хансөяр / Избранные произведения. Том 3", адаптированная для комфортного онлайн-чтения. Мы разбили произведение на страницы для удобной навигации, а умная система запоминает, на какой странице вы остановились — можно закрыть браузер и вернуться к чтению позже, не тратя время на поиски. Персонализируйте процесс: меняйте шрифты, размер текста и фон под свои предпочтения. Погружайтесь в мир литературы где угодно и когда угодно — любимые книги теперь всегда под рукой.
Текст книги
Ул чыгып китүгә, бусагабаш килеп керде:
– Хан, җибәргән чапкынымыз Булатка фәрманны җиткергән, яшь баһадир азатлары белән илтабар Пургас иленә юнәлгән.
– Чапкынны ашатыгыз-эчерегез дә миңа килтереңез.
Түр яктан вәзир Камай чыкты, ул тыенкы гына елмайган Зәмзәмбикәне җитәкләгән иде.
– Йа Алла, килештеңезме? Бусагабаш, казнабаш Варданны дәш, – диде хан, урыныннан күтәрелми генә.
Казнабаш килеп кергәч тә, Сәлим хан аның колагына нидер әйтте. Казнабаш чыгып китте һәм бераздан әйләнеп керде дә хан кулына затлы балдак салды.
– Менә бу балдакны, вәзирем Камай, энем Мөхәммәтгалим бәккә бүләк итәрсең.
– Балдакның сере нидән гыйбарәт соң, ханым?
– Анысы сиңа кирәкми. Син миннән качып киттең. Уй-ниятең вә теләгең – сабакташың Мөхәммәтгалим бәкне Болгар тәхетенә утырту.
– Ниятең аңладым, ханым. Барысын да син дигәнчә итәрмен.
– Юлдашың Хода фатихасы булсын, вәзир Камай.
Вәзир Камай белән Зәмзәмбикә чыгып киттеләр. Сәлим хан кабат бусагабашны чакырып алды, болдыр янына атын китерергә кушты.
Сәлим хан өчен авыр сынау көннәре башланды.
5
Вәзир Камай китеп өч көн үтүгә, кала кирмәнен урыс-кыпчак гаскәре камап алды. Камау ике көнгә сузылды, ике яктан да атыш та, сөйләшүләр дә алып барылмады. Һәр як үз эше белән мәшгуль иде.











